3 июнь 2026 материаллары
-
Рәшит Фәтхрахманов
Акыл эзләгәндә
Ниһаять, глобаль икътисадта рәсми рецессия билгеләре игълан ителә башлады. Евросоюзның иң куәтле дәүләтләреннән берсе – Франция эчке тулай продуктның 0,1 процентка кимүен таныды. Иң зур кимү Ирландиядә (–2%), аннан соң Литвада (–0,4%), Румыниядә (–0,2%), Швециядә (–0,2%). Германия икътисады беренче кварталда 0,3 процентка үскән дип санала.
-
МӨҺИМ
Акча янчыклары быел да үсүен дәвам итәчәк: кемнәрнең кесәсе калынаерга мөмкин?
Сизәсезме, юкмы: соңгы дүрт елда илдә яшәүчеләрнең реаль хезмәт хаклары дүрттән бергә диярлек арткан. Акча янчыклары быел да үсүен дәвам итәчәк дип фаразлана. Кайбер мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле илдәге һәр өченче оешма хезмәткәрләрнең айлык акчасын арттырган. Тагын шул кадәресе диярлек моны ел азагына кадәр эшләмәкче. Быел кемнәрнең кесәсе калынаерга мөмкин?
-
Яңалыклар
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 955 мең сумга җиткән
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда якынча 955 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 3 июнь көнне, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, томан булуы ихтимал.